30 октябрь 2025 материаллары
- 
                        
                            ЯңалыкларРөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Казахстанга килдеБүген кич Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасына эш сәфәре белән килде. 
- 
                        
                            ЯңалыкларПрезидент стипендиясе алырга мөмкин булган белгечлекләр исемлеге расландыРоссия Хөкүмәте илнең фәнни-технологик үсешенең стратегик бурычларына туры килә торган 300дән артык өстенлекле белгечлек һәм юнәлеш исемлеген раслады. Бу хакта ТАСС Россия Премьер-министры Михаил Мишустин сүзләренә сылтама белән хәбәр итә. 
- 
                        
                            ЯңалыкларРөстәм Миңнеханов һәм Гауез Нурмөхәмбәтов Үзара аңлашу турында меморандумны имзаладыКазан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының Төньяк-Казахстан өлкәсе Хакиме Гауез Нурмөхәмбәтов белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә. 
- 
                        
                            ЯңалыкларКазан телебашнясында Халыклар бердәмлеге һәм Конституция көненә төсле утлар кабызылачакНоябрь бәйрәмнәре көннәрендә Казан телебашнясы бәйрәм утлары белән балкып торачак. Россия телевидение һәм радио челтәре филиалы «Татарстан радиотелетапшырулар үзәге»нда хәбәр итүләренчә, 4 һәм 6 ноябрьдә манара медиафасадында дәүләт бәйрәмнәренә багышланган махсус утлар сценарийларын кабызачаклар. 
- 
                        
                            ЯңалыкларТатарстанлылар кайсы очракларда өстәмә ял көне алырга хокуклы?Гамәлдәге законнар нигезендә, Татарстанда яшәүчеләр дәүләт һәм республика бәйрәмнәре көннәрендә, шулай ук өстәмә ял көннәре күчерелгән көннәрдә ял итәргә хокуклы. Әмма кайбер очракларда татарстанлылар өстәмә ял көннәренә дә исәп тота ала. Бу хакта «Татар-информ» яза. 
- 
                        
                            ЯңалыкларТатарстанда фән өлкәсендә ел саен бирелә торган премия булдырырга телиләрТатарстанда фән өлкәсендә «Фәнни алгарыш» республика премиясен гамәлгә куярга телиләр. Татарстан Министрлар Кабинетының бу карары хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза. 
- 
                        
                            ЯңалыкларКазан Мэриясе Иске Татар бистәсе буенча сәяхәткә чакыра7 ноябрьдә 17.30 сәгатьтә Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә экскурсия узачак. 
- 
                        
                            ЯңалыкларТР Гидрометүзәге якындагы биш көндә аномаль җылы һава торышы булачагын әйттеТатарстанда октябрь ахырында аномаль җылы һава торышы урнашты. Хәзер республика буенча уртача тәүлеклек температура климатик нормадан 6 градуска югарырак. Бу хакта «Татар-информ»га бүген ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте. 
- 
                        
                            ЯңалыкларКазанда пилотсыз очкыч һөҗүменнән зыян күрүчеләргә түләү тәртибе расландыТатарстан Министрлар Кабинеты 2024 елның 21 декабрендә Казанда, пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме сәбәпле, мөлкәте юкка чыккан яки зыян күргән гражданнарга һәм юридик затларга финанс ярдәме турында карарны раслады. Документны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. 
- 
                        
                            Яңалыклар«Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышы уздыБүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 
- 
                        
                            ЯңалыкларТабиблар әтисе тәрәзәдән ыргыткан 3 яшьлек кызчыкның хәле турында сөйләдеӘтисе дүртенче кат тәрәзәсеннән ыргыткан 3 яшьлек бала реанимация бүлегеннән гадәти палатага күчерелгән. Сабый Мәскәүдә Россия балалар клиник хастаханәсенең (РДКБ) нейрохирургия бүлегендә дәвалана. Әнисе – тәүлек әйләнәсе баланың янәшәсендә. Бу хакта «Российская газета» хастаханә мәгълүматларына таянып яза. 
- 
                        
                            ЯңалыкларРөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре эшчәнлеге йомгаклары буенча киңәшмә уздырдыБүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы кече нефть компанияләренең 2025 елның 9 аенда эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2025 ел ахырына кадәрге бурычлар турында фикер алыштылар. Киңәшмә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. 
- 
                        
                            ЯңалыкларЯңа коронавирус пәйда булган: галимнәр борчудаРоспотребнадзор белгечләре, яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычын истә тотып, мониторинг уздыра башлаган. 
- 
                        
                            ЯңалыкларДару капмыйча гына баш авыртудан котылу ысулларын аңлатканнарАсылда барлык кешеләр диярлек әледән-әле көчле баш авыртуга зарлана. Соңгы вакытларда мондый зарларны тагын да ешрак ишетергә туры килә, дип яза «Российская газета». 
- 
                        
                            ЯңалыкларКиләсе атнада күпфункцияле үзәкләрнең эш графигы үзгәрәчәкКазанда 4 һәм 6 ноябрьдә бәйрәм буларак Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелгәнлектән, «Минем документлар» үзәкләре эшләмәячәк.